- җил
- 1. Һава агымының горизонталь юнәлештәге хәрәкәте. Нәр. б. тиз хәрәкәте белән барлыкка килгән һава хәрәкәте. Шул һава хәрәкәтенең көче 2. Нәр. б. тәэсире, йогынтысы "Шүрәле"нең җиле китсә тиеп... . Нәр. б. шаукымы, зарары 3. Нин. б. хәлнең, зур вакыйганың башлангыч билгеләре, аның киләсен, буласын сиздереп торган галәмәт, шуның башлангыч хәле революциядән соң ук кысанлык җилләре исә башлады 4. Тормышның, чынбарлыкның кешене үзенә буйсындыра, ияртә, үзе теләгәнчә яшәтә торган көче тормыш җиле күз яшьләрен киптерде. ҖИЛ ДВИГАТЕЛЕ – Җил көче белән хәрәкәткә китерелә торган двигатель. ҖИЛ КАПКА – Аркылы торыклардан киртә форм. гына эшләнгән капка. ҖИЛ ТЕГЕРМӘНЕ – 1) Җил көче белән эшли торган тегермән 2) Җилнең юнәлешен билгели торган прибор; флюгер; җил күрсәткеч. ҖИЛ ЧӘЧӘК – Чәчәк авыруына охшап, җиңелчә үтә торган йогышлы авыру. ҖИЛ ҮЛӘН – Дүңгәләк
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.